Әлмәттә "УРСАЛ ТАУДА" бәйгесе үтәчәк
Әлмәттә Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал тауда" II бөтенроссия бәйгесе үтәчәк.
Ул 21 гыйнварда 1 нче балалар музыка мәктәбендә була. Бәйге жюрие - күренекле музыкантлар, үз вакытында 1 нче музыка мәктәбен тәмамлаган кешеләр: Казан консерваториясе доценты Антон Попов, Санкт-Петербургның "Терема" ансамбле солисткасы Анастасия Упанова.
Бәйгегә 120 дән артык гариза кергән. Алар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге музыка уку йортларыннан яшь баянчылар, аккордеончылар, гитарачылар, думбрачылар, шулай ук Удмуртия вәкилләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа