Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узачак

21 декабрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршыны ачу тантанасы була.

Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышларыннан торган театраль тамаша, Кыш бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм күңелле дискотека көтеп кала.  

Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” дигән асылмалы конструкция белән бизәлгән. Үзәктә затлы итеп киенгән Яңа ел чыршысы тора. Аның тирәли балалар өчен уен зоналары һәм таучыклар, болан йортлары урнашачак. Шулай ук биредә “яшел лабиринт”, махсус фотозоналар һәм “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса