Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «SUPER чана» фестивале гөрләде [+ФОТОЛАР]

Узган шимбәдә Нефтьчеләр мәйданында чана шуып та күрсәттеләр! «Ледянка»да да, «ватрушка»да да түгел, кемдер «мич»тә, икенчеләр «бал мичкәсе»ндә, «кораб»та, «кошчык»та, «нефть вышкасы»нда шуучылар да булды.

Бу көнне Әлмәттә беренче тапкыр «SUPER чана» фестивале булып узды. 
Креатив чаналар фестиваленә кемнәр генә килмәгән: әкият геройлары, нефтьчеләр, неваляшкалар, бал кортлары, пиратлар... Иң мөһиме, һәрберсе кулдан ясалган үзенчәлекле чаналарда! Авыл җирлекләре командалары гаҗәпләндереп тә куйды: өлкәне дә, яше дә һава торышының салкын булуына карамастан, музыкаль номер да бүләк итте, креатив чаналарында тау да шуды. 
Бәйгедә барлыгы 14 команда гадәти булмаган чана тәкъдим итте һәм кызыклы костюмнарда җырлады-биеде. 
– Фестиваль үзенчәлекле. Без инде олы яшьтә булсак та, әлеге күңелле бәйгедә катнашырга дип әкият геройлары кебек киенеп-ясанып килдек. «Бабки веселушки» командасында клубның сәнгать җитәкчесе Әлфия Исмагилова, артистыбыз Гөлназ Сөләйманова һәм үзем чыгыш ясыйбыз. Чананы элеккеге ау чаңгысыннан һәм икенчел чималлардан ясадык, – дип үзләре белән таныштырды Тайсуган мәдәният йорты директоры Розалия Семкичева. 
Ә менә Чупайдан килүчеләр бердәнбер гаилә командасы иде. Идрисовлар авылның бүгенге кыйбласын аеруча да үзенчәлекле итеп тәкъдим итте. 
– Чупайда хәзер умартачылык нык үсеш ала. Бик күпләр умарта тота, бал аерта. Шуңа да иске мичкәгә яңа тормыш бирдек, үзебезнең бал кортыбыз да бар, – дип улы Рәиф белән таныштырды Чупай Мәдәният йорты директоры Дамир Идрисов. – Безнең девиз: Алга! Җиңәргә! 
Әлмәт фестивале Мамадышныкыннан бер дә ким булмады. Нефтьчеләр мәйданындагы бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, көндәшләр булсалар да, дусларча аралашу, иң кызыгы, балачакны искә алып, тау шуулар бәйгедә катнашучыларның хәтерләрендә бик озакка сакланып калачак. Киләсе елга исә хатирәләргә яңалары өстәлергә тиеш, чөнки фестиваль дәвамлы булырга охшаган. Район мәдәният йорты директоры Наталья Беляева тагын бер күңелле хәбәр җиткерде: авыл яшьләре спартакиадасында әлеге креатив чаналар күргәзмәсе көтелә! 

Диләрә Шагалиева, Яңа Кәшер Мәдәният йорты директоры: 
– Чананы мич кебек ясау да, үзебезнең образлар да әкиятләрдән. Безнең команда вәкилләре мәдәният йортында эшли. Ә чананы тормыш иптәшләребез ясады, утны да алар урнаштырды. Мондый фестивальләр берләштерә, көч-илһам бирә. Бүген тау да шудык, рәхәтләнеп ял да иттек. 

Фестиваль җиңүчеләре
Гран-при – Яңа Кәшер 
I урын – Урман Кәләе 
II урын – Чупай 
III урын – Мәмәт 
«Креатив чыгыш» номинациясе – Тайсуган, Чупай, Мәмәт 
«Креатив чана» номинациясе – Ямаш, район мәдәниятенең эшләүче яшьләре командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса