Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә симфония киноконцертлар залы төзеләчәк

2022 елда Әлмәттә органлы симфония киноконцертлар залы төзелешенә 414 млн сум акча юнәлдереләчәк. Ул «Нефтьче» Мәдәният сарае бинасы янындагы янкорма рәвешендә була. Акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

Залның гомуми мәйданы 7500 квадрат метрдан артык. Аны 2023 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

2020-2022 елларда төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен яңартуга 3,5 млрд сум бүлеп бирү турындагы боерыкны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Инициатива РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Боерык 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса