Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Җилкәнле өмет» фестивале узды

Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Җилкәнле өмет» V иҗат фестиваленең финал туры ачылышы булды.

Әлеге күркәм фестиваль ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чарада «СМП-Нефтегаз» АҖ хезмәт коллективы Советы рәисе Әлфия Әхтәмова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирина Җиһаншина, «ЯЗ» хәйрия оешмасы рәисе Азат Фәрхетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать, башкару осталыгы (вокал, хореография һәм сәнгать ле уку) һәм  музыка уен коралларында уйнау номинациялщре буенча сынап карадылар.

Иң яхшылары исә 22 майда узачак гала-концертта катнашачак.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса