Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Халыкара шигърият көнен билгеләп үттеләр

21нче март Халыкара шигърият көнен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, яраткан шагыйрәбез, укытучыбыз Клара Булатованың иҗатына багышладык.


  Саҗидә Сөләйманова  исемендәге  үзәк китапханәдә үткәрелгән "Шушы якта данлы мирас калсын" дип аталган шигърият бәйрәмендә Клара апаның әсәрләрен яратып укучылар, көйгә салучылар һәм гаҗәеп моңлы итеп башкаручылар катнашты.
  Бәйрәмне Зилә Саримова "Шушы яктан, шушы туфрактан без" җыры белән ачып җибәрде. Төбәгебезнең гимнына әверелгән әлеге җыр барыбызның да күңелләрен күтәрде. 
  Мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Эльмира Әкъдәс кызы Хәсәнова шагыйрәне туган көне белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде.
  Мәктәпләрдән килгән укучыларыбыз: 1нче мәктәптән Фазылова Алия, 2нче лицейдан Зәйнуллин Булат, 20нче мәктәптән Ибраһимова Диләрә аның шигырьләрен бүләк иттеләр. 
  Һәвәскәр композиторыбыз Розалия Гәлламова үзе көй язган "Хәләлем" җырын башкарып, Клара апага ире Нәфис абый белән тигез бәхетле гомер теләде һәм рәхмәтләрен әйтте.
  Укучысы Гүзәлия Гәлламова хатирәләре белән бүлеште, үзендә булган тарихи истәлекләр турында сөйләп үтте.
  Укытучылар шагыйрәбезнең мирасын укучыларга тапшыралар һәм аларны киләчәккә әзерлиләр, үзләренең дә балачакта Клара апаның иҗаты тәэсирендә камилләшүләрен бәян иттеләр.
  Яшьләр бистәсеннән, үзе дә Сарман районында туган, татар теле укытучысы Диләрә Әнәс кызы Гулумова үзе язган шигырен укыды. 
  20нче мәктәптән милли белем бирү буенча директор урынбасары Гөлнара Әнвәр кызы Вафина мәктәптә укыганда Клара апабыз җитәкләгән түгәрәккә йөреп, шигырь язу осталыгына өйрәнгән чакларын искә төшерде һәм шулай ук шигырь белән тәбрикләде.
  Клара апа килен булып төшкән һәм бүгенге көндә "утраудагы утарбикә" булып яшәгән Нәдер авылыннан килгән кунакларыбыз да үзләренең чыгышлары белән әсир иттеләр. Нәдердә туып үскән, шунда укып урта белем алгач, Алабуга укытучылар әзерләү институтын тәмамлап, кырык ике ел татар теле һәм әдәбияты укыткан, өч баласына да педагогик белем биргән, аклык, сафлык өлгесе Фәүзия апа Шакирова да, мөгаллимәлек хезмәтен лаеклы ялга чыккач та дәвам итүче Рәзинә апа Әхмәтова да, бүгенге көндә Кәшер авылында яшәүче, лаеклы ялдагы нефтьче Раҗия апа Зәкирҗанова да безгә үрнәк! Алар башкаруындагы татар халык көенә "Гайнавал" җыры да йөрәкләрне кузгатты. Катнашучылар аларның чыгышларын тын да алмыйча рәхәтләнеп тыңлады. 
  Китапханәбездә эшләп килүче "Туган як" клубы җитәкчесе Зәрия апа Хәбипова Клара Булатова иҗатының төп өлеше милләт язмышын яктыртканын, туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур  игътибар бирелгәнен, данлы мирас булуын ассызыклады.
  Яраткан шагыйрәбезнең иҗади мирасы китапханәләрдә саклана һәм укучыларга җиткерелә, бу хезмәтне китапханәчеләр күңел биреп башкара. Китапханәчеләр исеменнән, Гөлнурия Сагидулла кызы Сабирҗанова җылы теләкләрен ирештерде, иҗат уңышлары теләде. Клара апа һәр чараның көтелгән кунагы, аның китаплары һәрдаим кулда булуын билгеләп китте.
  Гомумән, һәр котлаучыны алкышларга күмделәр кунакларыбыз. Сәүдә - икътисат техникумы студентларына да рәхмәтебезне белдерәбез.
  Кичәбезне Клара апа Булатованың шигыренә язылган, Рамил Илалтдинов башкаруындагы "Ярый, әле җырым тынмый" язмасы белән тәмамладык.
  Киләчәктә дә бәйрәмнәребез булып торсын, күрешүләр өчен мөмкинлекләр чыксын!
  Гөлия Замалеева.

 

Гөлия Җамалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса