Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Чыңлы тамчы” бәйгесенең финалы узды

16-17 гыйнвар көннәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә “Чыңлы тамчы” бәйгесенең финал этабы узды.

Сайлап алу этапларына тырышып әзерләнүләр инде артта калды. Алда аларны зур сәхнә көтә. Алар өчен  җан атырга  аларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм, әлбәттә, остазлары килгән.

Вокал-театр студиясе укытучысы Ольга Долгая үзенең шәкерте Ева Баламутина белән ел дәвамында шөгыльләнгән.

Үзенең сәләтен күрсәтергә дип бәйгегә Карина Әхмәдиева да килгән. Музыка белән ул инде биш ел шөгыльләнә икән.

- Бала, әлбәттә, йолдыз булу турында хыяллана. Әлегә андый зур планнар кормасак та, музыка белән шөгыльләнүне дәвам итәбез. Кызыма  дәресләр бик ошый, - ди Каринаның әнисе Резеда Әхмәдиева.

Иң истә калган чыгышларның берсе – итальян телендәге “Блу Канари” җыры булды. Җырның исеме татар теленә тәрҗемә иткәндә “Зәңгәр кенәри” дигәнне аңлата.

- Безнең конкурс барлык балаларны да үз сәләтләрен үстерергә чакыра. Киләчәктә алар лаеклы җырчылар яки эстрада йолдызлары булмасалар да, биредә алган тәҗрибә аларга тормышта ярдәм итәчәк, – дип уртаклашты балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Диләрә Җиһаншина.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса