Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Чыңлы тамчы» бәйгесе башланып китте

Әлмәттә «Чыңлы тамчы» конкурсының ХХIV сезоны башланып китте. Бәйгедә беренче булып биючеләр һәм алып баручылар көч сынашты.

Бу көнне үзен сынап карарга 60 ка якын коллектив «Нефтьче» Мәдәният сараена җыелган иде.

- «Чыңлы тамчы»  конкурсы инде 24 ел рәттән сәләтле яшьләребезне берләштерүче үзәк булып тора. Нәкъ менә биредә яңа йолдызчыклар барлыкка килә. Киләчәктә алар шәһәребезне республика һәм ил киңлегендә танытачак. – дип билгеләп үтте «Фристайл» заманча бию студиясе җитәкчесе Максим Апраксин.

Үз чыгышларын яшь артистлар өч ай дәвамында әзерләделәр. Репетицияләр атнасына өч тапкыр оештырылды. Бу көнне фестивальнең иң яшь катнашучылары да үзләренең сәләтләрен күрсәтеп сәхнә тотты.  Барлык чыгышлар каралганнан соң нәтиҗәләр чыгарылды. Финалда сайлап алу турының иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк. Конкурсның финалы 2019 елның гыйнвар аенда уза.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса