Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең 120 укучысы республика Чыршы бәйрәменә барачак

Казанда узачак республика Чыршы бәйрәмендә Әлмәт районының 120 укучысы кунак булачак. Бу хакта шәһәр активы белән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева әйтте.

Алар арасында уку алдынгылары, ятим калган балалар, спортчылар, балалар һәм яшьләр бәйгеләре җиңүчеләре дә бар. Бу бәйрәмгә укучыларны медицина һәм полиция хезмәткәрләре, укытучылар озата барачак.

Республиканың иң төп чыршы бәйрәме 25 декабрь көнне Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Чарага Татарстанның төрле районнарыннан килгән 8 меңнән артык бала килүе көтелә.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса