Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрне «Туган авылым – Родная деревня» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстанда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган «Туган авылым – Родная деревня» республика фотобәйгесе узачак.

Аны  «Туган Авылым» милли комплексы оештыра. Иң яхшы рәсемнәр йомгаклау фотокүргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк һәм Республика көненә дөнья күрәчәк фотоальбомга тупланачак.

Моннан тыш, оештыручылар бәйгедә катнашучыларның эшләреннән торган фотокүргәзмәләр Татарстанның һәр районында  оештырылачак дип өметләнә.

Фотобәйге үз эченә «Татарстан авылы. Эш көннәре һәм бәйрәмнәре», «Авылның гореф-гадәтләре, халык кәсепләре» һәм «Татарстан табигате» номинацияләрен ала.  

Бәйгедә  профессиональ фотографлар  белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Бәйге нигезләмәсендә каралган форма буенча тутырылган гариза һәм эшләр 20 июньнән дә соңга калмыйча бәйгенең  оештыру комитетына photokonkurs_tug-aul@mail.ru  почтасына җибәрелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса