Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрне «Табышмак» мультипликацион лабораториясендә катнашырга чакыралар

16 августта Әлмәтнең яшь тикшеренүчеләре өчен үз ишекләрен «Табышмак» мультипликацион лабораториясе ачып җибәрәчәк.

Бу чара шәһәрдә «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасының «Минем шәһәрем, минем урам» вакыйгалар сериясе кысаларында уза.

Лаборатория җитәкчесе - Дарья Зорькина Әлмәт районының бер авылында туган һәм хәзерге көндә Берлинда яши. «Күпме елдан соң туган якларына әйләнеп кайту аның тормышында символик һәм мөһим мизгел ул», - дип саный рәссам.

Даша – рәсем сәнгатен үзлегеннән өйрәнгән рәссам. Аның иҗат итү стиле анимацион кинога булган ихлас мәхәббәте аша килеп, мөстәкыйль рәвештә формалашкан. Аның һәр эше - төрле персонажлар белән яшәгән кечкенә галәм. Даша төрле шәһәр урамнары буйлап еш йөри һәм үзенә ошаган кешеләрне сурәтли.

Лабораториядә катнашучылар белән бергә мультипликатор борынгы татар табышмакларының берсен иллюстрацияләячәк. Ә проект ахырында барлыкка киләчәк мультфильм игътибарлы тамашачы җавапны таба алачак. Биредә балалар үзләрен продюсерлар, сценаристлар, операторлар, режиссерлар һәм рәссамнар ролендә сынап карый алачаклар. Шулай ук алар монтажлау сәнгате һәм тавышны синхронлаштыру белән дә танышачаклар.

Моннан тыш, ял көннәрендә әлмәтлеләрне һәм нефть башкаласы кунакларын «Алтын алмалар турындагы әкият» программасы кысаларында төзелгән объектлар буенча янә велоэксурсиягә чакыралар. Экскурсиядә бушлай катнашу өчен алдан теркәлү сорала.

Велосипедларыгызны алыгыз һәм кушылыгыз! Әгәр сезнең велосипедыгыз юк икән, аны сезгә бушлай бирәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса