Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашты [+ФОТОЛАР]

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе янә бер чара оештырды. Бу юлысы хатын-кызлар язмышын бәян итәргә яратучы, журналист, язучы Гөлсинә Галимуллина 20 нче мәктәптә әлмәтлеләр белән очрашты.

Саба язучысының Әлмәт җирлегендә кунак булуының бер хикмәте бар  – бүген «Нефтьче» Мәдәният сараенда Саба халык театры аның «Ай күлгә сыенганда» повесте буенча сәхнәләштерелгән пьесасын күрсәтәчәк.

Зур танылу алган  язучының бөтен иҗаты тулысы белән диярлек мәңгелек темаларны яктырта: туган җир, милләт һәм хатын-кыз язмышы. Бәлки нәкъ менә шуның өчен дә Гөлсинә ханымның һәр әсәре бер утыруда укылып бетә.

Узган ел 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган язучы турында чарада җылы сүзләр күп яңгырады. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Җиһаншина Гөлсинә ханымны хатын-кызларны борчыган һәм кызыксындырган темаларны үтә дә нечкәлек һәм җитдилек белән ачып сала белүчеләрдән дип бәяләде.

Алты ел эчендә ун китап бастыра Гөлсинә Галимуллина. Очрашуда аның китаплары һәм иҗаты турында да сөйләделәр.

Очрашу азагында Гөлсинә ханым сер итеп кенә чиратта языла торган әсәре турында да әйтте. «Кайнар диңгез юлы» дип аталачак икән ул.

– Диңгез сүзе монда тормыш дигәнне аңлата. Хатын-кызлар яхшы белер, тормыш ул бик кайнар. Анда матур һәм бәхетле итеп яшәү ая-яй авыр да һәм шул ук вакытта тәмле дә. Һәрберегезгә җылы, саф сулы диңгез юлын узарга  дигән теләкләр юллыйм!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса