Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр янә Гран-прига ия булды [+ФОТО]

Татар-төрек лицее каршында оешкан «Зилант» фольклор ансамбле янә зур җиңүгә лаек булды.

Шушы көннәрдә алар Казанда узган «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестивалендә инструменталь ансамбль номинациясендә иң югары бүләккә ия булдылар. Өлкәннәр төркеме «Әпипә» композициясе белән хөкемдарларны әсир итте. 
Искәртик, 2014 елда оешкан «Зилант»ның моңа кадәр дә яулаган җиңүләре шактый иде. «Йолдызлык» бәйгесендә дә алар быел дәрәҗәле икенче урын алды, күптән түгел Абхазиягә барып «Көньяк әкият» Халыкара бәйгесеннән дә Гран-при белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X