Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Муса Җәлилне искә алды [+ФОТОЛАР]

Ел да 15 февраль көнне Муса Җәлил истәлегенә куелган һәйкәл җанлана – мәктәп укучылары, язучылар, әдәбият сөючеләр герой-шагыйрьне искә ала.

Быел да әлеге чара җылы узды. Митингта мәртәбәле кунаклар сүз тотты, укучылар һәм балалар шигырьләрне яттан сөйләде. Барысы да яхшы белә: быел татар халкының каһарман улының 112 яшьлеген билгеләп үтәбез. 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән шагыйрьләрнең берсе, әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек булган бердәнбер герой да әле ул. Билгеле, үсеп килүче буында татар теленә мәхәббәт уятуда да Җәлилнең шигърияте зур роль уйный. Аның «Дустыма», «Ышанма», «Кызыл ромашкалар» шигырьләрен хәтта рус балалары да матур итеп яттан сөйләргә омтыла. Бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә барган ачык микрофоннар, шигъри батллар моңа дәлил булып тора. Балалар бакчаларындагы сабыйлар да кемлеген әле төгәл генә белмәсәләр дә, бөек татар улының шигъри өзекләрен ятлады. Әлеге очрашу һәм Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу – татар теленә булган олы хөрмәтнең бер чагылышы да булсын иде. 
Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА 
Автор фотолары 
Рәфкать Шаһиев, 
Әлмәт язучылар берлеге рәисе: 
– Телгә карата хәзер шундый вәзгыять булганда бу митинг иң кирәкле чараларның берседер. Муса Җилилне герой-шагыйрь буларак һәркем белә дип курыкмыйча әйтә алабыз. Нинди генә заманалар килмәсен, Җәлилне барыбер укыячаклар һәм беләчәкләр. Бүген татар теленә булган кадерне дә менә шундый шәхесләр аша чагылдырырга кирәктер. Җилил бит ул тоткынлыкта булса да, үз телендә иҗат иткән. Шуңа күрә телгә булган уңай мөнәсәбәтне нәкъ менә аның үрнәгендә укучыларга җиткерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса