Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр мультфильм ясауда катнаша

Әлмәтнең яшь тикшеренүчеләре өчен «Табышмак» мультипликацион лабораториясе эшли.

Әлеге иҗат лабораториясе «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасының «Минем шәһәрем, минем урам» вакыйгалар сериясе кысаларында оештырылды.

Аның җитәкчесе Берлинда яшәп иҗат итүче Дарья Зорькина Ул рәсем сәнгатен үзлегеннән өйрәнгән рәссам.

Лабораториядә катнашучылар белән бергә Дарья борынгы татар табышмакларының берсен иллюстрацияли. Андагы эшчәнлек барышында алар үзләрен, сценарий язучы, режиссер һәм рәссам ролендә сынап карыйлар. Проект ахырында барлыкка киләчәк мультфильмда игътибарлы тамашачы җавапны таба алачак.

- Табышмакны миңа тәкъдим иттеләр. Ул мина бик кызыклы булып тоелды. Әлеге табышмак ярдәмендә мин  татар мәдәнияте тарихын тирәнтен өйрәндем, татар халкының  бизәкләре белән таныштым һәм рәхәтләнеп үземнең  иҗат юнәлешен  халык бизәкләре белән берләштердем. Бик матур килеп чыкты, - дип уртаклаша Дарья.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса