Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр җиләкле җәйгә таба җилдерде

Узган ялларда әлмәтлеләр дүртенче тапкыр велопарадка чыкты. Быелгысы алдагыларыннан беркадәр аерылып торды, әмма үзгәрешсез яклары да бар иде. Дәүләт Думасы депутаты, танылган боксчы Николай Валуев, мисал өчен, вәгъдәсенә тугры калып, дүртенче ел рәттән шәһәр урамнары буйлап велосәяхәт кылды.

Велопарадның темасы быел актуаль яңгырады – җылы җәйне сагынып көткән күңелләр «Алга җәйгә» дип, кояшлы көннәргә каршы җилдерде. Образлар да шушы рухта иде, җиләк-җимеш, чәчәкләр булып киенгән, велосипедларын бизәгән төрле яшьтәге әлмәтлеләр үзләренә дә бәйрәм ясады, шәһәр халкына да күтәренке кәеф өләште. Фантазиягә бай инде безнең халык, бердәмлекләренә дә ис-акылың китәрлек. Бер стильдә киенеп-ясанып килгән гаиләләр дә, фикердәшләр дә, ветераннар да, хәтта футбол командаларын да күрергә мөмкин иде биредә. Әлмәт үзенең велосипедчылар шәһәре булуын бу көнне тагын бер кат дәлилләде.

- Соңгы өч елда шәһәрдә 100 км велосипед юллары төзелде. Биш еллык планны исә быел төгәлләргә исәплибез. Велопарадта катнашучылар санының елдан-ел артуы велосипед хәрәкәтенең үсеш алачагына күрсәтә, - дип билгеләде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов.

Велопарадка килүчеләр чынлап та күп иде, 2 меңләп кеше, җитәкченең сүзен хуплап, көчле алкышларга күмде. Николай Валуев та Әлмәткә һәр килүендә велосипед сөючеләрнең кимемәвенә, бәйрәмнең төсе җуелмауга гаҗәпләнүен әйтте.

- Бүген зур спорт чарасы белән дә тәңгәл китергәнсез, Timerman стартлары сериясендә катнашучы профессиональ велосипедчылар белән һәвәскәрләрнең аралашуы киләчәккә зур ышаныч тудыра. Әлмәт чынлап та әлеге спорт төрен үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча бөтен Россиягә үрнәк булып тора. Минем берничә шәһәрдә үз велосипедым бар. Шуның берсе – сездә, - дип велопарадка чакырулары өчен рәхмәтен җиткерде боксчы.

«Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков, Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәровтан да кайнар сәламнәр кабул иткән әлмәтлеләр бердәм булып урамнар буенча узды. Финишта исә җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләр белән дә каршы алдылар.

Бәйрәмнең иң кызык өлеше драмтеатр артындагы мәйданчыкта гөрләде. Биредә «Легкие крылья» урам театры артистлары, «Flying people» джамперлар тамашасы, бию коллективлары, яшь җырчылар башкаруында концерт, күңелле бәйгеләр, кечкенә балалар өчен уеннар оештырылды.

Гөлназ МОСТАФИНА

Автор фотолары

 

 

Әмин Сираҗетдинов,

Мөслим районы, Михайловка авылы:

- Ерак дип тормадым, килдем. Чара турында интернеттан укып белдем. Велопарадка махсус әзерләндем, велосипедымны бәйрәмчә бизәдем, төрле җиһазлар урнаштырдым. Хәзер аның авырлыгы 40 кг тора. Әлмәт урамнары буйлап узып, велопарадта катнашу хыялым тормышка ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса