Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле «Татарстанның иң мөлаем энҗе бөртеге-2019» титулына ия булды.

Әлмәттә яшәүче кояш кызы Аделина Хәлилова инвалид хатын-кызлар арасында VI республика бәйгесенең финал тамашасында туган шәһәренең данын лаеклы яклады.

Аделина таләпчән жюри хөкеменә режиссер Максим Апраксин җитәкчелегендә куелган «Бәхет» бию номерын тәкъдим итте. Аңа «Фристайл» ансамбле биючеләре Дарина Владимирова, Анастасия Вершинина һәм Дамир Гайсиннар ярдәм итте. Әйтеп бетерә алмаслык җылылык, нур балкышы һәм югары дәрәҗәдә башкару осталыгы бәйге кунакларының һәм тамашачыларның күңел түрләрендәге иң нечкә хисләрен кузгатып, йөрәкләренә сары май булып ятты. Бәйгегә әзерлек барышында Чулпан һәм Григорий Абрамовлар видеосюжетлар белән зур ярдәм күрсәтте, ә залда яшь йолдызчык өчен туганнары, якыннары, укытучылары җан атып утырды.

Бүген без сезгә Аделина Җәлилованың эчке дөньясына чумарга һәм аның белән бергә бәхет турында уйланырга тәкъдим итәбез.

«Минем исемем Аделина, әмма якыннарым мине Ади дип йөртә. Мин Әлмәттә тудым, бүген дә шунда яшим. Миңа 19 яшь, мин кояш кызы. Бию минем хоббием. Безнең гаилә дус һәм тату. Әнием, әтием, ике энекәшем һәм бер апам бар. Бәхет турында уйланганда, һәрвакыт беренче тапкыр чит илгә очканым искә төшә. Күпме эмоцияләр һәм шатлык кичердем мин – сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел... Без Согуд Гарәбстанында булдык. Иң нык хәтердә калганы – чүлдә палаткалардан торган авылда кичке аш ашау булды. Без, Россиядән килгән кунаклар өчен концерт та оештырдылар. Фокуслар күрсәттеләр, кулга хна буявы белән рәсем төшерделәр, ә иң мөһиме – шәрык көйләренә биеделәр. Әйткәнемчә, минем хоббием бию бит. Бу минутларда янымда утыручы әтием минем дә алар кебек биисе килүемне сизде. Ул биюче кыз янына барды да, мине биергә чакыруын үтенде. Һәм кыз мине чакырды! Мин бөтен барлыгым белән музыка дөньясына чумдым, шәрык кызының нәзакәтле, нәфис хәрәкәтләрен җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Мине күзәтеп утырган гаиләбез дә түзмәде, сәхнәгә чыкты. Без бергәләп биедек! Бу минутларда мин бик бәхетле һәм гаҗәеп әти-әнием, энекәшләрем һәм апам булганга язмышыма рәхмәтле идем. Янәшәмдә алар булганга минем биисем, яшьнәп яшисем килә. Үз соравыма җавап таптым дип уйлыйм».

Лилия Заһретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса