Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә илнең иң оста баянчылары җыелды [+ФОТОЛАР]

Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» дип аталган фестивальгә кайсы гына төбәкләрдән килмәгәннәр иде?!

Бу бәйге үз дәрәҗәсен инде дүрт ел буена аклап килә. Бары тик менә шундый чараларда гына иң талантлы баянчыларны күреп, әлеге музыка коралының куәтен тоемлап була. 
Быелгы бәйгедә ТР төрле музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән, район мәдәният йортларыннан һәм Удмуртиянең Кече Пурга шәһәреннән 130 кеше, 54 педагог, 13 концертмейстер катнашты. Иң оста баянчыларга 50 мең сум күләмендә махсус приз да каралган. Шуңа күрә дә бу чара республика дәрәҗәсендә генә түгел, инде икенче ел рәттән бөтен Россия күләмендә уздырыла. 
Әле күптән түгел якташыбыз җырлары һәм композицияләреннән генә торган җыентык та дөнья күргән һәм хәзер күп кенә укытучылар әлеге көйләрне башка уен коралларына да күчергән. Шулай итеп фестивальдә яңа юнәлеш тә барлыкка килгән. Элек яшь баянчылар һәм аккордеончылар гына тупланса, бүген инде гитара, думбра, балалайка кебек сирәк, әмма яңгырашлы уен коралларында уйный белүчеләр дә бирегә җыела. 
Ансамбльләр белән чыгыш ясаучыларның елдан-ел артуы да куандыра. Әмма ничек кенә булса да, әле дә баянчылар бу фестивальнең күрке санала. 


4 яшеннән бирле баянда уйнап, инде күп кенә бәйге-фестивальләр җиңүчесе булырга өлгергән яшь егет Румил Хасанов та баянга гашыйк булмаган кеше биредә озакка тоткарлана алмавын бедерә: 
– Бабам мин бик бәләкәй чакта каяндыр гармун табып өйгә алып кайткан иде. Шуннан бирле бу уен коралыннан аерылмадым. Әлмәт музыка көллиятен сайлавым да милли көйләргә булган мәхәббәтемнән килә. Консерваториягә укырга кереп, киләчәгемне профессиональ сәхнә белән бәйлисем килә. «Урсал тауда» кебек конкурслар исә моның өчен безгә канат өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса