Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Әлмәтем" Бөтендөнья фестивале лауреаты булды

2019 елның 5-10 гыйнвар көннәрендә Сочи шәһәрендә узган Бөтендөнья милли мәдәният һәм сәнгать фестиваль-конкурсы тәмамланды.

Бәйге мәдәният, фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча Евразия советы патронажы астында тормышка ашырылучы “WORLD FOLK VISION” Халыкара оештыру комитеты  тарафыннан уздырыла.

Биредә дөньяның 80 иленнән килгән 300 дән артык иҗат коллективы катнашты. Иҗади ярышлар хореография, вокал, халык биюләре һәм хәтта мода күрсәтү номинацияләрендә узды. Бер сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә чыгыш ясый алды.

Республикабызны 13-16 яшьлекләр категориясендә “Халык биюе” номинациясендә ТР атказанган артисты Фәридә Кикар Сафина җитәкчелегендәге Әлмәт шәһәренең “Әлмәтем” халык бию ансамбле тәкъдим итте.

Әлмәтлеләрнең бию һәм вокал осталыгының югары дәрәҗәсе, жюри һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый алды. “Әлмәтем” халык бию ансамбле һәм. Луиза Якупова да 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Әлмәт артистлары “WORLD FOLK” финалистларының зур гала-концертында катнашты. Үз чыгышларында алар Татарстан үзенчәлекле мәдәниятен тәкъдим итте.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X