Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт урам театры артистларының үз бинасы булды

Бу көннәрдә “Җиңел канатлар” урам театры артистлары яңа студиягә күченде.

“Татнефть” компаниясенең ярдәме белән Әлмәт урам театры артистларының үз бинасы булдырылды.

Моңа кадәр артистларның репетицияләре мәктәпләрдә, “Нефтьче” Мәдәният сараенда һәм башка җирләрдә оештырыла иде. Хәзер килгән кунаклар да билгеле бер адрес буенча юнәләчәк.

Үзенең грим бүлмәсе, сәхнәсе булган иркен һәм якты бина ул. Аны бизәү өчен Пенза шәһәреннән рәссам Александр Блот чакырыла. Ул исә бу эшне иҗади якын килеп башкарырга тырыша. Авторның диварларга төшерелгән рәсемнәре дә юктан гына килеп чыкмаган. Ул аларда театрның реаль артистлары образларын сурәтли. Хәзерге вакытта биредә соңгы төзәтмәләр кертү эше бара. Бинаны ачу тантанасы ноябрь аена планлаштырылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса