Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучысы җиңү яулады

Казанда «Балалар илне ясый» республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләр арасында Әлмәтнең 24 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Софья Иванова да бар иде.

Бәйгегә республикабызның 40 районыннан барлыгы 20 меңнән артык эш килеп ирешкән.

Әлеге проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан оештырылган. Ул уз алдына балаларны рәсем сәнгатендә үз тәҗрибәсен чагылдырырга өйрәтү, илнең дәүләт символикасы турында күзаллауны һәм белемнәренне киңәйтү, балаларның иҗади һәм патриотик фикерләрен активлаштыру, патриотлыкны пропагандалау бурычларын ала.

Быел балаларның рәсемнәре Россия Федерациясендә игълан ителгән Театр елына, Татарстан Республикасында игълан ителгән эшче һөнәрләр елына һәм Казан телевидение студиясенең 60 еллыгына багышланган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса