Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучылары Аяз Гыйләҗевны искә алды

Күптән түгел 2 нче шәһәр китапханәсендә татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның 90 еллык юбилее уңаеннан укучылар конференциясе узды.

Чарада 7 нче мәктәптән татар теле укытучысы Рәйханә Нурсубина, китапханә мөдире Фәгыйлә Сәлахова һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. 
А.Гыйләҗевны бер баскычка югары күтәргән “Җомга көн кич белән...” повесты иң яратып укылган әсәрләрнең берсе. Очрашу да шуның хакта барды. Бу әсәрдә күтәрелгән проблема бүген дә актуаль. Чөнки авылда торып калган ата-ана алдындагы бурычны оныткан кешеләр хәзер дә исәпсез-хисапсыз. Конференциянең максаты да “Җомга көн кич белән...” повестындагы төп герой һәм “Кем соң син Бибинур?”дигән сорауга җавап табу иде. Чара барышында китапханәчеләр балалар белән берлектә әсәрләрдәге төп геройларның яшәү рәвешләре белән таныштылар, Бибинур карчык белән килеп туган хәлләргә нәтиҗә ясадылар һәм бәяләмә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса