Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры "Кыю кызлар" белән иҗат сезонын ачачак

Әлмәт драма театры 69 яңа иҗат сезонын 26 сентябьдә ача.

Ике көн - 26 һәм 27 сендә тамашачыларга Т. Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакленең премьерасы тәкъдим ителә. Бу көннәрдә премьерага соңгы әзерлек эшләре бара. Спектакльдә театрның барлык артистлары катнаша, быел труппага килеп кушылган яшьләр дә әлеге спектакльдә катнашып Әлмәт сәхнәсендә беренче чыныгуларын алачак. Спектакльне танылган артист һәм режиссер Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә.

Сезон ачылганчы исә бер төркем артистлар Самара өлкәсенә гастрольгә китә. Сентябрьнең 11еннән 17сенә кадәр алар өлкә авылларында И. Зәйниевнең "Сагынуларга ни чара?" спектаклен уйнаячак. 19 ында Самара шәһәренең Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар.

Сентябрь аенда театр Б. Брехтның "Туй" спектакле белән I төбәкара "Театраль Идел" фестивалендә катнаша. Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Самара Театр әһелләре берлеге һәм Самара шәһәр округы хакимияте уздыра торган бу фестиваль әле беренче тапкыр оештырыла. 15 еннән 22 сенә кадәр ул Самара шәһәрендә уза. Әлмәт театры 18 сентябрьдә 18 сәгатьтә Самара академия театры сәхнәсендә уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250