Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Зифа Кадыйрованы елатты [+ФОТОЛАР]

Әлмәт драмтеатры тәкъдим иткән премьераның асылын билгеләү өчен бу юлы бер сүз җитә – Зифа Кадыйрова. Хәсрәт арты хәсрәт, сынау арты сынау, хыянәт, яралы мәхәббәт, күз яшьләре... Тамашачы «Синсез килгән язлар» спектаклен елап карады. Язучы үзе дә.

Зифа Кадыйрованың исемен ишетмәгән кеше сирәктер. Аның китаплары киштәләрдән яшен тизлегендә тарала, китапханәләрдә чират берничә айларга сузыла. Язучының укучылар арасында тиз танылу яулау сере – тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләрне гади тел белән бәян итүе. Кеше әйләнә-тирәне, гомумән, күрше, дус-туганнар, хезмәттәшләр тормышын күзәтергә, төпченергә, гыйбарәләрне телдән-телгә күчерергә ярата. Аерма бары шунда, кемнәрдер гыйбрәт итеп сөйли, икенчеләр гайбәт итеп тарата. Кыскасы, үзебезнең көндәлектәге хәл-әхвәлләр – кешегә якын һәм кызык тема. Зифа Кадыйрова шуларны әдәби тел белән матур итеп һәм укучыны уйландырырлык дәрәҗәдә тасвирлый белә. Әлмәт драмтеатры исә каты җанлы кешенең дә күз яшен чыгара алырлык итеп сәхнәләштерде дә.

Театр юкка гына «Синсез килгән язлар» әсәренә тукталмаган. Биредә буранлы язмышлар, ялгыш-хаталар, ярсу хис-тойгылар, көтелмәгән вакыйгалар да байтак. Азмыни бүген арабызда Газинур һәм Фәрхәд (Рафик Таһиров) кебек гыйшык-мыйшык яратучы ирләр?! Фирая (Гөлнара Кәшипова) һәм Алсу (Мәдинә Гайнуллина) кебек алданган җаннар юкмы әллә?! Ирләрен хыянәттә тоткан бу ике хатын язмыш сынауларын төрлечә уза. Ахыр чиктә икенчесе ирен кичерә, ә менә Фирая күңелендә таш булып каткан нәфрәтеннән арына алмый...

Тамашачы өч сәгатькә кадәр сузылган спектакльне тын да алмый карады. Геройлар тормышы белән «яшәүче» берәүләрнең ара-тирә «түз инде», «кычкырып ела», «бирешмә» кебек репликалары да ишетелгәләде. Кульяулык чылатучылар исә гүзәл затлар гына түгел иде бугай, нечкә күңелле кайбер абзыйларның да күзләрен сөртеп-сөртеп куюы чалынды. Елатып кына түгел, җиңелчә юмор белән көлдереп тә алдылар. Геройларның хис-кичерешләрен җиткерүдә биюләр дә (хореограф Марсель Нуриев) зур роль уйный. Сәхнә бизәлеше (рәссам Булат Ибраһимов, ут буенча рәссам Илшат Сәяхов) берничә күренешне чагылдыра алырлык итеп көйләнсә, музыка (композитор Риф Әхмәтов) шулай ук йөрәккә ятышлы иде. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча спектакльне сәхнәләштергән режиссер Лилия Әхмәтованың әлеге эшенә бәя – көчле алкышлар. Ә алар премьера көнендә мулдан булды. Төп тамашачы, әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова да спектакльне тыныч кына карый алмады. Үз хис-тойгыларын геройларга үреп биргән язучы ахырдан: «Елый-елый арып беттем», – дип белдерде. Авторның тормышчан бәяны белән артистларның яралы язмышларны йөрәккә үтеп керерлек итеп уйнавы тәңгәл килүе шушыдыр.

Тамашачы спектакльне кабул итте, димәк, иҗади төркем максатына ирешкән дигән сүз. Премьераның беренче ике көне аншлаг белән узуын исәпкә алсак, яшен тизлегендә таралучы китаплар язмышын билетлар да кабатлар кебек.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотолары

 

Зифа КАДЫЙРОВА,

язучы:

– Язучы үз әсәрендә нидер әйтергә теләгән икән, димәк, юкка түгел. Тамашачы әлеге спектакльне карагач, үзенә дәрес алып китәргә тиештер дип саныйм. Бу әсәрем мәхәббәтне саклый белергә, гаилә кыйммәтләре хакында уйланырга чакыра. Гаиләләрдә хыянәт булмасын, аны кичерүе бик авыр... Мине зурлаганнары өчен Әлмәт театрына рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса