Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Сызраньда "Диләфрүзгә дүрт кияү"не күрсәтәчәк

Нәни тамашачылар өчен "Играем маленького Мука" спектакле тәкъдим ителәчәк.

Әлмәт дәүләт драма театры Сызрань тамашачысы каршында  Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле белән чыгыш ясарга ниятли. Бу хакта "Сызрань татарлары" сайты хәбәр итә. 

Әлмәтлеләрнең гастрольләре 20 ноябрьгә билгеләнгән. Спектакльне сәхнәгә режиссер Нәфисә Исмәгыйлева куйган. Театрда "Диләфрүзгә дүрт кияү"нең премьерасы 2015 елда булган. 

Комедиянең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Көннәрдән бер көнне авылга “Сөембикә” журналының яңа саны килеп төшә. “Ялтыравыклы” басмада - авылның беренче гүзәле Диләфрүз. Нәкъ шуннан башлана да инде мәхәббәт мәрәкәләре. Кызның сурәтенә мөкиббән егетләрдән күпләп хатлар агыла. Тик замана Диләфрүзе күңеленә кем якын икән: гыйлемле Галимме, үткер Шәкүр, йә тырыш Җәмилме? Бәлки ул кыйммәтле гаджет иясе Исмәгыйльне сайлар?!

Нәни тамашачыларга Уфа режиссеры Эдуард Шахов сәхнәләштергән "Играем маленького Муха" спектакле күрсәтеләчәк. 

 

Фото:http://almetteatr.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X