Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Стивен Кинг әсәре буенча татарча триллер премьерасын күрсәтә

Театр белгечләре триллерны театр жанры дип санамый.

Әлмәт театры Стивен Кингның «Мизери» романына нигезләнгән «Lady Газраил» татар триллерын сәхнәләштерә. Премьера көннәре 24, 25 ноябрьдә була.

Театр белгечләре триллерны театр жанры дип санамый. Шулай да экспериментлардан курыкмый торган Әлмәт театры яңа спектаклен триллер жанрында дип билгеләгән.

«Lady Газраил» - Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина юбилеена атап чыгарылды. Саташкан шәфкать тутаты Энни Уилкес ролендә ул уйный. Пол Шелдон ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов.

Спектакль Саймон Мурның «Мизери» пьесасы буенча театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемәсендә куелды. Режиссер – Илшат Мөхетдинов. Хореограф – Алинә Мостаева. Рәссам – Илшат Азихонов, уо куючы рәссам – Илшат Сәяхов.

  • Стивен Кингның бу романын 1990 елда кинорежиссер Роб Райнер куйган иде. Энни Уилкес ролен башкарган Кэти Бейтс “Оскар” кинопремиясен алды.

 

Фото: Ләйләгөл Минаева

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса