Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры спектакльләрен Казанда дүрт көндә дүрт меңгә якын тамашачы карады

Театр гастрольләре Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә үтте.

Әлмәт театры спектакльләрен Казанда дүрт көн эчендә дүрт меңгә якын тамашачы карады. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Казан гастрольләрен уңышлы дип бәяләде.

Театр гастрольләре Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә үтте. Театр Казанга алты спектакль һәм бер концерт-тамаша алып килгән. Гастрольләр "Мең дә бер кичә" дип аталган театральләштерелгән тамаша белән төгәлләнде.

"Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар", Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" спектакленә билетлар тиз сатылып бетте", - ди Фәридә Исмәгыйлева.

"Театральләштерелгән тамашалар элегрәк бик уңышлы бара иде. Хәзер Казанда мондый тамашага ихтыяҗ кими башлаганлыгы сизелде. Хәзер эстрада артистлары концертларын театральләштереп куялар - шуңа бәйледер", - дип фаразлый директор.

Спектакльләрнең берсен - "Синсез килгән язлар"ны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады. Театрның соңгы премьералары булган спектакльләрен "Тантана" премиясе экспертлары да тамаша кылды.  

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса