Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина үзенең яратмаган ролен атады

14-17 февральдә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры гастрольләре көтелә.

Әлмәт театрының “Алтын битлек” номинанты булган актрисасы Мәдинә Гайнуллина үзенең яратып уйнамаган ролен атады. Бу хакта ул Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр” спектаклендә мин Жаклин ролендә. Бик яратып бетермәсәм дә, мин аны уйныйм. Ул минем өчен каршылыклы һәм мин аны үзем белән сәхнәдә кычкырыша-кычкырыша уйныйм”, - диде Мәдинә һәм Жаклин ролен “конфликтлы якын образ” дип бәяләде.

Мәдинә Гайнуллина “Медея: материал” спектаклендәге Медея ролен иң яраткан, әмма иң авыр роле дип атый һәм спектакльдән соң грим бүлмәсенә бикләнүен әйтә.

Казан тамашачысы Мәдинә Гайнуллинаны “Синсез килгән язлар” мелодрамасында да күрә алачак. Спектакль Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган.

  • 14-17 февральдә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры гастрольләре көтелә. Казан гастрольләре программасында Туфан Имаметдинов куйган “Тынлыкта урын бар”, Илгиз Зәйниевнең “Мең дә бер кичә”, “Хыял йорты” һәм башка спектакльләр бар. Әлмәт театры коллективы дүрт көндә җиде спектакль күрсәтә.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X