Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казанга үзенең иң өлкән спектакльләренең берсен алып килде

Спектакльне Казан тамашачысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы кысаларында карый алды.

Әлмәт театры репертуарында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Оҗмах капкасы” спектакле ун ел дәвамында саклана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте.

  • Спектакльне Казан тамашачысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы кысаларында карый алды.

“Оҗмах капкасы” – репертуарыбыздагы затлы спектакль. Ун ел дәвамында күп артистлары алышынса да, без аны саклап тотабыз, - ди театр директоры. – Ул Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре буенча киносценарий итеп язылган иде. Мансур Гыйләҗев язган. Мин укып чыктым да, театрда куйдык. Аны “Бибинур” кинофильмын төшерер алдыннан Юрий Фетинг та килеп карады әле”.

  • Татар кинематографиясенең иң уңышлы эшләренең берсе “Бибинур” фильмы Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестена нигезләнеп төшерелгән. Фильмда төп рольне күренекле татар актрисасы Фирдәвес Әхтәмова уйнаган иде.

Әлмәт театрында “Оҗмах капкасы” спектаклендә Бибинур карчык ролен Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова башкара.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса