Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казанга татар театраль «ужастигын» алып килде

«Ledi Газраил» - танылган язучы Пол Шелдон һәм аның психопат фанаты Энни турындагы әсәрнең сәхнә варианты.

Әлмәт татар дәүләт драма театры «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестиваленә беренче татар театраль «ужастигын» алып килде. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

Спектакльдә танылган язучы юл һәлакәтенә юлыга. Аны элеккеге шәфкать туташы Энни табып өенә алып кайта һәм дәвалый. Тора-бара Пол монда үзенең тоткын булуын аңлый.

Әсәрне Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән. Рольләрдә — Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса