Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты

“Хыял йорты” комедиясе “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелды һәм тиз арада популярлык казанды.

Әлмәт татар дәүләт драма театры Казан гастрольләрен Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” спектакле белән төгәлләде. Кичә реалити-шоулы комедия Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелде. “Хыял йорты” комедиясе “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелды һәм тиз арада популяр спектакльгә әверелде. 

Тамашачы зал тутырып килгән иде – спектакль аншлаг белән үтте. Илгиз Зәйниевның чираттагы премьерасын күрергә аның хезмәттәшләре – Камал театры директоры Илфир Якуповтан башлап, театрның иң яшь артистларына кадәр килгән.

Әлмәт театрының әлеге комедиясе татар сәхнәсендә еш кулланылган һәм кимендә һәрберсе егермешәр ел барган “дүрт кыз-дүрт егет” стандартлары буенча эшләнгән. Шундыйлардан Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә”се яңартып куелды – биредә шәһәр егетләре авылга шабашкага кайталар. Тагын бер шушы традицияне дәвам иткән комедия – Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре” һәм “Тагын Казан егетләре”. Биредә дә шәһәр егетләре авылга килеп эләгәләр. Илгиз Зәйниев үзе язып үзе куйган комедиясендә авыл егетләре үз хыялларындагы кызлар белән реаль тормышта танышалар.

Сюжеты буенча, Салават исемле яшь эшмәкәр урман уртасындагы иске лагерь бинасын сатып ала һәм кыргый шартларда реалити-шоу оештыра. Кастинг узган дүрт кыз биредә тәүлек әйләнәсе күзәтү астында яшәргә тиеш була. Әмма әлеге уен Салават тарафыннан корылган хәйлә булып чыга – ул үз дуслары яраткан, алар хыялында йөрткән кызларны җыя һәм танышып дуслашу мөмкинлеге тудыра.

Комедиядә театрның яшь артистлары уйный. Спектакльдән соң артистлар Казанга елга бер гастрольләрнең аз булуын, ике тапкыр үткәрү кирәклеген әйттеләр.

 Рузилә Мөхәммәтова

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса