Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казан гастрольләрен башлый

Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә бара.

Бүген Казанда Әлмәт театрының гастрольләре башлана. Әлмәт театры Казанга алты спектакль һәм бер концерт тамаша алып килгән. Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә бара.

Гастрольләр Камал театрының Зур сәхнәсендә Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ачыла. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Иртәгә көндез Әлмәт театры “Алтын битлек” театр премиясенең лонг битенә кертелгән “Медея” спектаклен, кич Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар”ны күрсәтә. Ике спектакль дә аншлаг белән барыр дип көтелә – билетлар бик аз санда гына калган.

Әлмәт театры 16 һәм 17 февраль көннәрендә дә икешәр спектакль күрсәтә. Гастроль программасында Туфан Имаметдинов һәм Равил Сабырның “Тынлыкта урын бар", Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” спектакльләре бар.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X