Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры иң популяр актеры Динар Хөснетдиновны төп рольгә куя торган әсәр эзли

Динар Хөснетдинов татар тамашачысына Габдрахман Әпсәләмов романы буенча куелган “Ак чәчәкләр” татар фильмы аша таныш.

Әлмәт театры үзенең иң популяр актеры Динар Хөснетдиновнытөп рольгә кую өчен әсәр эзли, әмма әлегә таба алмый. Бу хакта театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” журналистына әйтте.

Әлмәт театрының Казан гастрольләре 14 февральдә Динар Хөснетдинов төп рольләрнең берсен уйнаган “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ачыла. Актер шулай ук “Тынлыкта гына урын бар”, “Әҗәлгә дару бар диләр” спектакльләрендә катнаша.

  • Динар Хөснетдинов Татарстан һәм республикадан читтәге тамашачы өчен Габдрахман Әпсәләмов романы буенча куелган “Ак чәчәкләр” татар фильмы аша таныш. Әлмәт театры тамашачысы ул катнашкан спектакльләргә махсус йөри.

Динар Хөснетдинов үзенең фестиваль спектакльләрендә катнашмаганлыгын, шунлыктан Казан гастрольләре спектакльләрендә күп булмаячагын әйтә. Ул моны кинода төшеп йөрү вакытындагы килеп чыккан бушлыкка бәйләп карый. Ул үзен нигездә тамашачы йөри торган популяр спектакльләрдә катнаштыруларын әйтә.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, Динар Хөснетдиновның “Мең дә бер кичә” театраль тамашасының тоткасы булуын искәртеп, актерны яраткан тамашачыны әлеге концерт-тамашага чакыра.

Әлмәт театры Казан гастрольләре Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә үтә. Театр Казанга алып килгән спектакльләрен берәр тапкыр гына күрсәтәчәк.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X