Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры директоры драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламый дип саный

Без барыбыз да ач бүреләр кебек, яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез, ди Фәридә Исмәгыйлева.

Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламый, театрлар өчен яхшы язылган пьесалар җитми дигән фикердә. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте. 

"Театрлар драматурглар белән бер-берсен аңлашмау кайчан бетәр? Без барыбыз да ач бүреләр кебек, бүген яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез. Куярлык булган әсәрләрне куябыз без", - диде Әлмәт театры директоры. 

Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев  язучылар "аерым дөньяда" яши дигән фикердә.  

"Безнең язучылар сихри дөньяда яши. Алар берсен-берсе укымый. Спектакльләрне килеп карамый. Язучылар үз калыпларына бикләнде. Үз дөньяларын булдырды. Аларның максаты - Тукай премиясен алу", - диде Раил Садриев фикер алышу барышында. 

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X