Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина челленджда катнаша

Бу көннәрдә инстаграмда кызыклы челлендж бара, һәркем үзенең 10 ел элек һәм хәзер төшкән фотосын урнаштырырга тиеш. Бу марафонда артистлар да яратып катнаша.

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина башкалардан аермалы буларак 10 ел элек төшкән түгел, ә 20 еллык фотоны урнаштырган. Ул Камал театры артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм авылдашы Минвәли Габдуллин белән бер сәхнәдә төшкән фото, Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектакленнән күренеш. Ә беренче фото 2018 елның апрелендә Мәскәүдә булып узган «Алтын битлек» тантанасында төшерелгән фотография. «Фотолар аермасы нәкъ 20 ел. Үзгәргән шул апа 20 елда. Үзгәрмәссең! Әле дә исән әле мин! Еллар узуга карамастан, бәхетегез артсын, дуслар, сәламәтлегегез кимемәсен!», дип яза Мәдинә үзе. Мәдинә шулай ук элек адым саен фотога төшеп йөрүнең модада булмавын да язып үтә.

Ә сез мондый челленджларда катнашасызмы, аларны хатирәләрне яңарту өчен бер сәбәп дип уйламыйсызмы?!

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса