Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры аншлаг булыр дип фаразланган спектакльләрен Казанда бер тапкыр гына күрсәтә

Театр һәм журналистлар “Медея: материал” һәм “Синсез килгән язлар” спектакльләренә аншлаг булыр дип фаразлый.

Әлмәт театры аншлаг булачак дип фаразланган “Медея: материал” һәм “Синсез килгән язлар” спектакльләрен Казанда берәр тапкыр гына күрсәтә. Билет алып өлгермәгән тамашачы өчен өстәмә спектакль мөмкинлеге каралмый. Бүген бу хакта Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте.

Әлмәт театрының гастрольләре 14-17 февральдә Камал театрында үтә. Театр Казанга үзенең җиде спектаклен алып килә. Алар арасында аеруча икесенә билетлар тиз сатылып бетәчәк дип фаразлана. Журналистлар “Медея”га аншлаг булыр дип фаразласа, театр Зифа Кадыйровага аншлаг көтә. 

Еврипид һәм Х.Мюллер текстлары буенча куелган “Медея: материал”– "Алтын битлек" милли театр премиясенең лонг битенә кертелгән спектакль. Режиссеры – Эдуард Шахов, хореограф – Алинә Мостаева. Медея ролендә – “Алтын битлек”нең былтыргы номинанты – Мәдинә Гайнуллина.

Икенчесе – популяр язучы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектакле. Бу – Әлмәттә халык аншлаг белән йөри торган һәм театрның районнарга гастрольләргә алып чыга торган спектакле.

Спектакльләр икесе дә 15 февраль көнне булачак. Театр җитәкчелеге сүзләренә караганда, билетлар сатыла башлаган.

Казан гастрольләре программасында Туфан Имаметдинов куйган “Тынлыкта урын бар”, Илгиз Зәйниевның “Мең дә бер кичә” һәм “Хыял йорты” спектакльләре бар.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X