Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры 12 нче тапкыр «Тантана» премиясен яулады

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясенә лаек булды.

Җиңүчеләрне 27 мартта Камал театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә игълан иттеләр. 

Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы «Медея: материал» спектаклендә Медея образы тудырган өчен бүләкләнде. 
«Тантана» премиясе быел 8 нче тапкыр тапшырылды. Лауреатларны 12 номинациядә игълан иттеләр. Әлмәт драмтеатры һәм артистлары әлеге мәртәбәле премиягә 8 ел эчендә 12 тапкыр лаек булган. Мәдинәнең исә бу – икенче «Тантана»сы. 
Әлмәт драмтеатрында «Тантана» ияләре 
Премия гамәлгә куелган елны ук «Тантана»ның төп бүләге – «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Гашыйк Кәриб» спектакле (реж. Искәндәр Сакаев) җиңү яулый. Төрле елларда Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Наилә Нәҗипова, Диләрә Ибәтуллина, Илсур Хәертдинов, Эльмира Яһудина, Алинә Мөдәрисова һәм «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Язылмаган язмышлар» (реж. Нәфисә Исмәгыйлова) белән «Туй» (реж. Искәндәр Сакаев) спектакльләре «Тантана» премиясен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса