Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фоат Зарипов Сираҗиев премиясенә лаек булды

"Ватаным Татарстан" хәбәр итүенчә, Дамир Сираҗиев исемендәге премия Татарстан мәдәният министрлыгы, "Җыен" фонды һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән берлектә 1999 елдан бирле тапшырылып килә.

Шушы вакыт эчендә әлеге мәртәбәле бүләккә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре лаек булды. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре бар. Быел исә бу бүләкне Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фоат Зарипов, Туймазы татар дәүләт драма театры баш режиссеры Байрас Ибраһимов, Түбән Кама татар дәүләт драма театры баш рәссамы Булат Нәсихов, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Энҗе Шиһапова, драматург Рәдиф Сәгъди, режиссер Нурания Җамали, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш мөхәррире Гөлнур Гыйматова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Әхмәтов, Казан дәүләт рус яшь тамашачылар театры артисты Александр Купцов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса