Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин музеена яңа бина кирәклеге әйтелде

Бүгенге музей бинасы бик кечкенә һәм мемориаль кыйммәте булмавы билгеләп үтелде.

Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин музеена яңа бина кирәк. Бу мәсьәлә кичә ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелде.

2019 елда галим, мәгърифәтче Риза Фәхретдин тууына 160 ел тула. Музей директоры Диләрә Гыймранова музейның 1995 елның 25 маенда ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачылганын искәртте. 1999 елда бинага янкорма төзелгәнен, экспонатлар яңартылганын, 2006, 2009 елларда кайбер төзекләндерү эшләре үткәрелгәнен әйтте.

Бүген 131 квадрат метр мәйданлы музейда биш зал бар. 410 экспонат тәкъдим ителгән. Диләрә Гыймранова музейда зур чаралар үткәреп булмавын, бер вакытта 15 кеше генә кабул итеп булуын, бинаның мемориаль кыйммәте юклыгын, яңа бина кирәклеген әйтте.

“Җәен зур чаралар музей каршындагы мәйданчыкта, көзен-кышын мәктәптә, авыл мәдәният йортында үтә. Музей заманча куркынычсызлык стандартларына җавап бирми, инвалидларга яраклашмаган. Кышын уртача температура 7 градус җылы, җил уйный. Бинаның фундаменты да тотрыксыз, шуңа төрле вакытта сигнализация кабына”, - диде музей директоры.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин музей бинасын яңарту әһәмиятен, әмма министрлыкның моңа акчасы булмавын әйтте. “Шулай да, Мәдәният министрлыгы музейның туристик зәвыклыгын яхшырту буенча концепция эшләргә әзер”, - диде.

Диләрә Гыймранова музей өлкәсе белгечләре белән яңа бина проекты турында сөйләшү кирәк дип саный. Утырышта катнашучылар, урынга барып, бу мәсьәләне бергә карарга кирәк, дигән фикергә килделәр. “Ризаэддин Фәхреддин – татар халкының бөек шәхесләрнең берсе. Ул затлырак музейга лаек дигән фикердә без”, - диде комитет рәисе Разил Вәлиев.

 

Фото: Риза Фәхреддин музее

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса