Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт пенсионерларының хыялы чынга ашты

Калабызда 2007 елда «Өченче яшь» университеты ачылган иде. Узган ел аның яңа факультетлары да эшли башлады. Гадәти булмаган уку йорты студентлары аларда белем эстәп, кыска гына вакыт эчендә балачак һәм яшьлек хыялларын тормышка ашыра алган.

Әлеге университетта белем алучылар гадәти түгел. Студентлар - лаеклы ялда булган пенсионерлар, хезмәт ветераннары. Моңа кадәр аларны компьютерда эшләргә өйрәттеләр, психология, сәламәт яшәү рәвеше серләренә төшендерделәр. Үткән елның октябреннән калабызның музыка көллияте базасында «Мәдәният һәм эстетика» факультеты да ишекләрен ачты. Уку елы дәвамында башлангыч музыка белеме алырга теләүчеләр баян, аккордеонда, гитарада уйнарга өйрәнгән. Шулай ук хорда җырлаганнар, хәтта биергә теләүчеләр дә байтак булган. Болардан тыш, студентлар абонемент концертларда һәм спектакльләрдә, ай саен уза торган музыка турында әңгәмә-агарту чараларында катнашкан.

Вакыт заяга, очрашып-гәпләшеп кенә узмаган. Бу музыка көллиятендә тәкъдим ителгән отчет концертында ачык күренде. Пенсионерларның музыкадан имтиханнарына тамашачылар «бишле» куйды.

- Кечкенәдән үк гитарада уйный белүчеләргә кызыга идем. Теләгем тормышка ашты. Укытучыбыз Мария Андреевна шулкадәр сабыр, үз эшенең остасы булып чыкты. Аның ярдәмендә гитара кылларын чиртергә, көй чыгарырга өйрәндек. Әгәр киләсе уку елында да әлеге факультет эшләсә, бик рәхәтләнеп йөрер идем, - диде Фирдәвескәй Солтанова.

Сөббух Ногманов баянда уйнарга өйрәнгән. Ул да алган белемнәреннән бик канәгать. Әйтүенчә, Владимир Еремеев уздырган дәресләр мавыктыргыч һәм нәтиҗәле барган. Сөббух абый хорга йөрергә дә вакыт тапкан. Ул да өлкәннәр университетының кирәклеген тәкрарлый.

Һәр чәршәмбе музыка көллиятендә оештырылган бию рандевуында 30 га якын кеше яшьлекләрен искә төшергән. Алар өчен ике сәгать сизелми дә үтеп киткән.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов музыка көллияте җитәкчелегенә шушындый факультет ачып, дәресләр алып барырга ризалык белдергәннәре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Музыка серләрен өйрәнүдән тыш пенсионер студентларга сөйләү осталыгы курслары да кергән. Отчет концертында аларның һәрберсенә сертификатлар тапшырылды.

Чыгышлар, чыннан да, кызыгырлык иде. Гитара кылларын чирткән, баян-аккордеон телләрен тарткан, халык җырларын сузган өлкәннәргә карап аларны һич кенә дә лаеклы ялдагылар димәссең. Алардан дәрт, күңел көрлеге, яшәү тәме, тормыш яме бөркелә. Абый-апаларыбыз күпләргә үрнәк булып социаль туризм, «Яшел фитнес», спорт һәм мәдәният юнәлешендәге башка проектларда да актив катнашалар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Диләрә Әхмәтова, хезмәт ветераны:

- Белемнәребезне тулыландыру өчен мөмкинлек тудырганнарына зур рәхмәт. Без хәтта музыка әдәбиятына да йөрдек. Көллият директоры Гүзәл Еремеева безгә композиторлар, аларның иҗатлары турында сөйләде, әсәрләрен тыңладык. Күп кенә хатын-кызлар вокал һәм хорга йөрде. Моңа кадәр җырлый алмаганнарны сулышларын, тавышларын дөрес куярга өйрәттеләр. Музыка көллиятеннән тыш сәнгать мәктәбендә дә укыдык. Биредә һәр укытучы икешәр дәрес уздырды. Әгәр һәрбер әби монда алган белемнәрен кулланып, оныгын керпе ясарга гына өйрәтсә дә, бу прогресс була инде. “Өченче яшь”тәгеләрне иҗатка тарту эше дәвам итсә иде. Ветераннар советына Пенсия фонды белән эшләргә кирәк дип уйлыйм. Укытучыларны матди яктан да кызыксындырырга кирәк. Әлегә алар бушлай, үз энтузиазмнары белән эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса