Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатры артисты сөйгәненә тәкъдим ясады [+ВИДЕО, ФОТО]

Кичә Әлмәт театрындагы өйләнмәгән артистлар саны бергә кимеде.

Алмаз Шаһимәрданов яраткан кызына тәкъдим ясады. Ул моны бик үзгә оештырды, Алмаз машина кранында кулларына чәчәкләр тотып, сөйгәненең 3 нче каттагы балконына күтәрелде. Ә бу вакытта театрыбызның кабатланмас артисты Рамиль Минханов гитарада уйнап, «Ты судьба моя, косолапая» җырын башкарды. Менә шундый романтик рухта кыз кулы сорады театрыбыз артистлары. Әлбәттә, Алисә өчен бу көтелмәгән сюрприз булды. Сөйгәненең ризалыгын алган Алмаз ахырдан аны һәм дуслары белән хезмәттәшләрен Сабантуй мәйданы янына алып чыгып, салют аттырды, яшьләр котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса