Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ленин исемендәге Мәдәният йорты татар һәм рус телләрендә мультфильмнар күрсәтә

"Татармультфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән анимацияле кинотасмалар "Ура,каникуллар!" программасы кысаларында тәкъдим ителә.

Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йорты һәр ял көнне укучылар өчен татар һәм рус телләрендә мультфильмнар күрсәтә. "Татармультфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән анимацияле кинотасмалар "Ура, каникуллар!" программасы кысаларында тәкъдим ителә. Бу хакта студиянең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

Яшь тамашачылар XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган "Мирас угы" тулы метрлы фильмын, шул ук фестивальнең Х тапкыр үткәрелгәнендә "Иң яхшы анимацияле фильм" номинациясендә җиңгән "Зилант әкиятләре"н карый алачак. Моннан тыш балаларга "Татарстан гасыры" һәм "Татармультфильм"ның яңа "Кырмысказки"  мультфильмы күрсәтеләчәк. 

 

Фото:http://instagram.com/tatarmultfilm

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса