Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ландыш Нигъмәтҗанованың балачак хатирәләре

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграмында кызыклы постлар урнаштыруын дәвам итә. Бу юлы ул балаларның уйнавы турында язган. Ул үзе Чаллы кызы икән. Алар уйнап үскәннәр, бөтен өй белән, берничә подъезд белән. Алар яшәгән йорт 9 катлы булган, Ландышлар 8 катта яшәгән. Кечкенә вакытта подъезд буйлап уенчыкларын тезеп китә торган булганнар. Иртәдән кичкә кадәр уйнаганнар.

Ландышның үзенең дә балалары бөтен дөньяны туздырып, төрле рольләргә кереп уйныйлар икән. Ландыш шатлана гына. Балалар уйнап үсәргә тиеш инде алар.

Ландыш алга таба безне үсә төшкәч уйнаган уеннары белән таныштырам, дип ышандырды.

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса