Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Кылтаерга иртәрәк» – Халык артисты Данир Сабировка шелтә белдергән

Данир Сабировның Инстаграм аккаунты сүз көрәштерү мәйданына әверелеп бара. Халык котыра, ә артист исә, һәрвакыттагыча, барысына да юмор күзлегеннән карап, учакка утын өстәп тора.

Шулай бер көнне артист үзенең Инстаграм тасмасында ерак рейсларга йөрүче йөк машинасында утырып төшкән фоторәсемен урташтырды. Артистның машинада утыруына түгел, фото астында язган сүзләрен тәнкыйть утына салганнар. «Рейстан кайттым әле. Җырлап кына дөнья бармый, приходится дальноебить», – дип яза артист. Татарстанның халык артисты Азат Тимершаех Данирның бу сүзләрен игътибарсыз калдыра алмаган: «Сүзләрне уйлап языгыз, кылтаерга иртәрәк», – дип шелтә белдергән.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм 

http://www.sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X