Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Күрсәтелгән 150 гаиләнең 15е әйбәт яши микән?!"

Ләйлә Дәүләтова алып барган “Адәм белән Һава” тапшыруында күрсәтелгән барлык парлар чыннан да шулай дус-тату яшиме, әллә тапшыру өчен генә бер-берсен макташалармы? Бу хакта автор һәм алып баручы нинди фикердә?

- Күрсәтелгән 150 гаиләнең 15е әйбәт яши микән?! Берсендә әти-әнисе булмаган арада баланы сөйләштерәбез. Бала кычкырып елап җибәрмәсенме! “Әти белән әни башка сугышмасыннар иде, кичә дә фәлән-фәлән әйберне вата яздылар”, – ди. Бу өлешен тапшыруга кертмәдек, кистек, әлбәттә.

Ике тиенлек гаилә булса да, танылган кешеләрне күрү тамашачыга кызыклырак. Күбесенең тапшыруны караганнан соң аралары җылына икән.

Менә җырчы Габделфәт белән Рузиләне иптәш кызыма да мактап утырдым әле. “Габделфәт патша кебек яши, хатыны да аның өчен үлеп тора. Шундый бәхетле пар, бер-берсенә туры килеп торалар”, – мин әйтәм. Иптәш кызым: “Тукта, синең кайсысы урынында буласың килә соң?” – дигән Ләйлә "Безнең гәҗит" хәбәрчесенә.

Их, ә бит яхшылыкка шундый ышанасы килә!...

Фото:https://tatar-inform.tatar/

Автор: Ризида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса