Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Хәния Фәрхинең әнисе кайбер җырчыларның әниләре өчен кызара

Фәния апа язмышына кеше өчен иң авыр сынау - бала кайгылары күрү өлеше төшкән. Ана йөрәге нинди утларда януын күз алдына китерүе дә куркыныч. Шулай да анда бөтен татар-башкорт өчен сөекле җырчы кызы турында тик якты хатирәләр саклана.

- Хәниянең кигән күлмәк­ләрен мин бик яратам. Ул һәр­вакыт үзенә килешле, күз явын алырлык кием кия иде. Итәге дә тездән аста, кеше күрергә тиеш түгел урыннары да капланган. Телевизордан ярымшәрә килеш чыгыш ясаучы җырчыларны күргәч, әниләре өчен кызарып куям. Иманым камил, бу күренешкә аларның әти-әниләре шат түгел.

Хәниянең җырларына килгәндә, аларын да бик яратам. “Әни” дип җырланганнарын елый-елый тыңлыйм. Тәнкыйть сүзе әйткәнем юк: аның өчен усал кеше булырга кирәк, әмма мин балаларыма бер авыр сүз дә әйтмәдем. Күп дигәндә, “Фәрхи балалары!” дип ачуланып кына куя идем, - дигән ул "Акчарлак" гәзите хәбәрчесенә.

Гади генә авыл апасының гади генә фәлсәфәсеннән бөек акыл ияләре көнләшерлек...

 

Фото:  vk.com сайтыннан

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса