Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Хәмдүнә Әнвәргә гашыйк булган

Ышанмасагыз, үзеннән сорагыз.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургаливның 15-20 октябрьдә Казанда концертлары бара. Аның концертларында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да чыгыш ясый. Әнвәр үзенең Инстаграмында Хәмдүнә апасының чыгышы вакытындагы кызыклы мизгелне урнаштырды.

«Ничек җырламыйсың инде яшьләр чакырып торгач?! Гашыйк булдым. Моңа эчендә җаны булмаган кеше генә гашыйк булмас», — ди Хәмдүнә, Әнвәрнең фотосына күрсәтеп. Ә Әнвәр исә: «Һәр елны концертларыма мин үзебезнең шәхесләребезне чакырырга тырышам, бу елны Казан концертларыма, махсус кунак итеп, якташым Хәмдүнә апаны чакырдым. Хөрмәтем чиксез, Хәмдунә апа. Рәхмәт мине зурлап килгәнегез өчен!», — дип, рәхмәт сүзләрен язып калдырган.

Фото:https://tatar-inform.tatar/

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса