Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда Шомбай фестивале башланды

23 сентябрьдә Казанда Шомбай-fest халыкара курчак театрлары фестивале башланды.

Театр төркемнәре фестивальне Петербур урамы буйлап "Әкият" курчак театрына таба йөреш белән ачып җибәрде.
Шомбай-fest курчак театрлары фестиваленә Төркия, Франция, Таҗикстан, Беларус кебек чит илләрдән һәм шулай ук Русиянең Ингушетия, Башкортостан, Чуашстан республикаларыннан, Брест, Кострома, Рязань кебек шәһәрләреннән килгән 16 курчак театры катнаша.
Быел беренче тапкыр оештырылган фестивальнең төп максатларыннан берсе - чит ил һәм Русиядәге курчак театрлары арасында иҗади элемтәләрне булдыру һәм аларны тагын да баету һәм шулай ук, тамашачыларны дөнья курчак театры сәнгате белән якыннан таныштыру.
Фестивальдә күрсәтеләчәк спектакльләр балалар белән беррәттән олыларга да багышлана. Спектакльләрне "Әкият" курчак театрында иртәнге уннан кичке алтыга кадәр карарга мөмкин.
Фестиваль 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250