Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда «Әлфия Авзалова» дигән китап тәкъдим ителәчәк

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли.

21 февраль көнне 16.00 сәгатьтә Казан Ратушасында (Карл Маркс урамы, 33) «Әлфия Авзалова» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган Бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә нәшер ителгән.

Уникаль басма өч өлештән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре (алар 1995 елда аерым китап булып басылып чыккан иде), икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли.

Китапның презентациясе төгәлләнгәч, тамашачылар игътибарына Әлфия Авзалова репертуарындагы популяр җырлардан оештырылган концерт тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, җырчының концерт костюмнары, музыка кораллары белән дә танышырга мөмкин булачак.

Чарада бүгенге көндә Актаныш музеенда саклана торган документаль материаллар, җырчының бүләкләрен фондка тапшыру күздә тотыла. Шулай ук #ӘлфияАвзаловакитабы флешмобына нәтиҗәләр ясалачак.

 

Фото: mincult.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса