Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казан командасы “Большие танцы” проектында җиңде

Казан Россиянең бию башкаласы исеменә лаек булды

"Россия 1" телеканалында "Большие танцы" финал шоу-тамашасы узды. Казан Россиянең бию башкаласы исеменә лаек булды. Шулай ук Ростов-на-Дону һәм Түбән Новгород командалары да җиңү өчен көрәштеләр.

Казан биючеләре Мадоннаның "Hung up" композициясе астында чыгыш ясады һәм Түбән Новгород командасы кебек 30 балл җыйды.

Казан командасы "Rolling in the deep" композициясе астындагы номер мәхәббәт һәм аерылышу тарихын күрсәтте. Команда әгъзалары, шулай ук хореограф Алинә Барилова судьяларның комментарийларын күз яшьләре белән тыңладылар.

Казан командасының шоу-тамашасы жюриләрнең күңеленә дә хуш килде һәм судьяларны да битараф калдырмады. Аларның бу чыгышы фәлсәфи уйларга бирелергә мәҗбүр итте.

Казан командасы финалда җыелган баллар буенча беренче урынга лаек булды. Түбән Новгород белән Ростов на - Дону командалары икенче урынны бүлеште, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250